"Сәлам" лагере яшь бөгелмәләргә үз ишеген ачты

2015 елның 2 июне, сишәмбе

Бөгелмә Үзәк мәчете каршында эшләүче көндезге лагерь янәдән үз ишекләрен ачты. Беренче төркем кыз балалар 1 – 12 июнь көннәрендә биредә ял итәчәк.

Лагерь программасында шулай ук Ислам, әдәп, гарәп графикасы нигезләре дәресләре дә каралган. Кызларны Әлмәт шәһәренең Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге Ислам мәдрәсәсе шәкертләре укытачак. Күңелле очрашулар, экскурсияләр, викториналар һәм хәрәкәтле уеннар да үткәреләчәк, дип хәбәр итә Бөгелмә мөхтәсибәте матбугат хезмәте. Ә Ураза башлануга кызларны ифтар мәҗлесләренә дә чакырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International