Прокурор Ратмир Шәйдуллин Бөгелмәдә гражданнарны кабул итә

2015 елның 3 июне, чәршәмбе
ТР прокуратурасының федераль законнар үтәлешен тикшерү идарәсе начальнигы Ратмир Шәйдуллин Бөгелмәдә гражданнарны кабул итә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Халыкны кабул итү 11 июнь көнне 10 сәгатьтән алып 12 сәгатькә кадәр Бөгелмә шәһәре, Октябрь урамы, 7 "а" йортында булачак. Анда торак-коммуналь хуҗалыгы, ветераннар, коррупциягә каршы тору, хезмәт, пенсия законнары турындагы сораулар каралачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International