Хөрмәтле якташлар! Кадерле бөгелмәләр!
Сезне чын күңелдән Россия көне белән котлыйм. Бу бәйрәм дәүләтчелек оешканлыгы, тынычлык һәм килешүчәнлек, халык буыннары бердәмлеге, мәдәнияте һәм Ватанның азатлыгы, бәйсезлеге символы булып тора.
Безнең республика ышанычлы рәвештә көч җыя: социаль һәм финанс тармакларындагы реформаларда икътисад үсеш ала. Бу киләчәккә өметле караш бирә. Талантлы, эш сөючән һәм энергияле кешеләр – безнең төп байлыгыбыз. Алар буыннар мирасын саклап калып, уртак көч белән Татарстанны үсеш өлкәсенә әйләндерде. Алар фәнни-техник, аграр сәнәгатендә зур интелектуаль һәм рухи ресурсларга бай.
Бүгенге көндә безнең эштән һәм гражданлык җаваплылыгыннан Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге тора. Мин ышанып әйтәм, Бөгелмә муниципаль районында яшәүчеләрнең потенциалы һәм энергиясе республика һәм ил данын күтәрүгә юнәлдерелгән!
Кадерле бөгелмәләр! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык, якыннарыгызга һәм сезгә уңышлар теләп калам!
Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,
Бөгелмә шәһәр мэры.