Торак-коммуналь хезмәтләр өчен Интернет аркылы түләү: гади, уңайлы һәм тиз

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Агымдагы елның гыйнвар – май айларында торак-коммуналь хезмәтләр өчен электрон түләүләр гомуми сумманың нибары 12,11 процентын гына тәшкил иткән. Республика буенча уртача күрсәткеч исә – 32,22 процент.

Бөгелмәләрне заманча технологияләр белән активрак кулланырга чакыралар. Өйдән чыкмыйча, банк карточкасы, яисә электрон акча янчыгы ярдәмендә мобиль чаралар балансын тулыландырырга, коммуналь бурычларны, ЮХИДИ штрафларын, шулай ук балалар бакчасы квитанцияләрен түләргә була.

Түләүләрне ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru башкарырга була. Биредә индивидуаль хисап приборлары буенча мәгълүмат та бар, шул исәптән үзгәрешләр архивы да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International