Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына грантлар бирү буенча Татарстан программасы сайлап алуга тәкъдим ителде

2015 елның 14 июле, сишәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының авылны үстерү һәм социаль сәясәт департаменты белешмәләренә караганда, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына грантлар бирү буенча 8 төбәк программасы хупланган.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү чараларын гамәлгә ашыруны күздә тотучы төбәк программаларын карау буенча эш киңәшмәсе узды.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына Россия Федерациясе субъектларыннан 41 программакерде.

Программаларның авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грант ярдәме күрсәтү өчен Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү һәм бүлү кагыйдәләренең (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 24 июнендәге 6213 номерлы карары белән расланган иде) сайлап алу критерийларына туры килү-килмәүләре каралды.

8 төбәк программасы (Коми, Татарстан, Саха (Якутия) республикалары, Белгород, Кострома, Липецк, Тамбов, Ростов өлкәләре) тулысынча критерийларга туры килә һәм сайлап алуга тәкъдим ителде.

33 төбәк заявкасы сайлап алу критерийларына тулысынча яисә өлешчә туры килми. Аларга 2015 елның 10июленә кадәр төбәк норматив-хокукый актларны критерийларга туры китерергә тәкъдим ителде.

Быел авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү чараларын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 400 млн. сум акча бирү карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International