Бөгелмә сыер савучысы республиканың иң яхшы бишлеге составында

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

21 – 22 июль көннәрендә ТР Питрәч муниципаль районының “Ак Барс-Питрәч” ҖЧҖ базасында машина ярдәмендә сыер саву осталары республика конкурсы булып узды.

Әлеге чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министрлык хезмәткәрләре, сыер саву осталары, консультантлар һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек бүлеге начальниклары катнашты.

“Бөгелмә азык-төлек корпорациясе” ҖЧҖ дояркасы Асия Әхмәтҗанова республиканың барлык районнарыннан җыелган сыер савучылары арасында 5 нче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International