Бөгелмәләр Спас ярминкәсендә катнашты

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Алабуга шәһәрендә 31 июль – 2 август көннәрендә Бөтенроссия Спас ярминкәсе узды. 2008 елдан бирле инде әлеге бәйрәм сәүдә нокталары, колоколлар чыңы һәм халык коллективлары чыгышы, күңел ачу белән сөендерә.

Спас ярминкәсендә шулай ук Бөгелмә осталары да катнашты. Бөгелмә муниципаль районының “Үзәкләштерелгән район клуб системасы” хезмәткәрләре Бородина Ольга Николаевна, Миронова Ольга Владимировна (Зеленая Роща), Константинова Ольга Петровна (Восточный), Клементьева Любовь Николаевна (Кече Бөгелмә), Леонтьева Нина Николаевна (Ключи), Иванова Анна Александровна (Наратлы) кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырды.

Спас ярминкәсендә катнашкан һәр кул остасы VII Бөтенроссия Спас ярминкәсе каталогына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International