Татарстанның Бөгелмә районында гаилә фермасы сыерлар санын 100 башка кадәр җиткерергә уйлый

2015 елның 7 августы, җомга

Бүген республикада авыл җирендә кече бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләргә субсидияләнгән уңайлы кредитлар бирәләр. Татарстан кешеләре эшкуарлыкка ярдәм итү буенча республиканың төрле президент программаларында актив катнашалар һәм үз эшләрен ачалар.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында 45 крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән. Шуларның берсе Спас авылында уңышлы эшләп килә, бу - Ренат һәм Надежда Шәрифуллиннар крестьян-фермер хуҗалыгы.

Моннан берничә ел элек яшь гаилә терлекчелек белән шөгыльләнергә уйлый. «Гаилә фермасы” республика пилот программасы буенча Ренат Шәрифуллин субсидия ала һәм ун баш тана сатып ала. Озакламыйча КФХтерлекләр санын арттырырга уйлый һәм кече бизнеска ярдәм итү буенча республика програмасында катнашу өчен гариза бирә. Конкурсның беренче турында конкурса гаиләгә бу юлда бәхет елмаймый, әмма өметне әзмичә, яшь фермерлар кабат документлар җыеп тапшыралар һәм “2014 елда Татарстан Республикасыда крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча грантка ия булалар.

«Без биш савым сыер һәм 36 тана сатып алдык. Яңа туган бозаулар исәбенә терлекләр саны артачак, сөт тә күбәячәк. Әлегә көнгә 170-180 килограмм сөт савабыз. Бер ай элегрәк күрсәткечләр югарырак иде. Үлән яшел һәм сусылрак булганга. Хәзер ул әзрәк кипте, шуңа сөт дә кимеде. Сыерның сөте телендә, дип, халык юкка гына әйтмәгәндер. Сөт продукциясен җитештерү белән шөгыльләнү табышлы, син бит монда реаль акчалар эшлисең. Әлбәттә, эшләмичә булмый, күп эшләргә туры килә, иртәнге дүрттән төнгә кадәр инде. Продукцияне литры 12 сум 50 тиеннән Бөгелмә сөт заводына тапшырабыз», - дип сөйләде Надежда Шәрифуллина.

Шәрифуллиннар хуҗалыгында, эре мөгезле терлекләрдән тыш, сарыклар һәм ат та бар, үзләренең «Беларусь»тракторы да бар.

Фермерлар карамагында 72 гектар аренда җире, шулардан 40 гектарында фураж һәм салам өчен арпа чәчелгән, калганында терлек азыгы үстерелә.

Элеккеге иске җимерек ферма территориясендә 50 башка исәпләнгән яңа сыер абзары төзелеп килә. Аны кышка кергәнче төзеп бетерергә планлаштырыла. Кайбер эшләрен язга дәвам итәргә туры киләчәксу, ут кертергә, юллар салырга.

«Агросәнәгать комплексына ярдәм итү буенча республика президент программалары терлекчелекне үстерүгә зур этәргеч бирә. Дәүләт ярдәме аркасында крестьян-фермер хуҗалыклары үзләренең матди-техник базаларын яхшырталар. Бу юлы мин фермерлар өчен лизинг-грант программасы буенча катнашырга уйлыйм. Яңа сыер абзары өчен заманча саву җайланмалары һәм терлекчелек бинасын чистарту техникасы кирәк булачак бит. Без сыерлар санын 100 башка кадәр җиткерергә уйлыйбыз», - диде Надежда Шәрифуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International