Күңел өчен дәва

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Үзәк китапханәдә “Уңышның туган җире”, дип исемләнгән чараны мәктәп китапханәләре көненә багышладылар. Бу әдәби кичәгә 5нче мәктәп укучылары һәм “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләр чакыру алды.  Китапханәче Елена Барченкова малайларны һәм кызларны маҗаралы сәяхәткә чакырды. Сәфәр кылган вакытта ул аларны ялкаулыктан дәва булып саналган мавыктыргыч әсәрләр белән таныштырды. Балалар китапханә фондында сакланга тарихи китапларны кулга тотып карый алды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International