Спортка – “Әйе!”, наркотикларга – “Юк!”

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Әнә шундый девиз астында Алабуга шәһәрендә  дзюдо буенча IV ачык турнир булып үтте. Ярышның исеме дә җисеменә туры килгән:  “Уңышка илтә торган сыгылма юл”  («Гибкий путь к успеху»). Турнирда 2002-2004 елгы малайлар һәм кызлар катнашты. Ярышта Россия һәм Татарстан Республикасының 16 командасыннан 300 якын спортчы көч сынап карады.

“Юность” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Камил Нафыйков үз авырлык категориясендә өченче урынны яудады һәм бронзага ия булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International