Судан кала, уттан калмый, дип әйтә халык. Бу сүзләрдә дөреслек булуын Миназовлар гаиләсе ишетеп кенә белми. Бәла көтмәгәндә килә. Дөрләп янган сарайдан янгын торак йортка күчә. Ата-ана йортыннан бары стеналар утырып кала.Туганнар, дуслар, Карабаш халкы гаиләгә ярдәм кулы суза, тик тамчыдан диңгез җыелмый. Ә борын төбендә салкын кыш. Хөкемәттән нинди дә булса матди ярдәм булмасмы, дип Илфат Миназов 33нче Төньяк-көнчыгыш бермандатлы сайлау округы депутаты Ирек Салихов белән очрашуга килгән. Аның кебек үз проблемаларын мөстәкыйль чишә алмаучылар Карабаш бистәсендә җитәрлек. Депутат белән очрашуга 10 кеше язылган. Тик Бөгелмә районының башка авылларыннан килүчеләр булмады. Фәридә Дәүләтбаева түрәләр бусагасын беренче ел гына таптамый. Ул Чернобльдә хезмәт иткән ире исеменнән фатир алырга йөри. Тик ир-егет үз-үзенә кул салу сәбәпле хокүмәт бу очракны уңай якка хәл итә алмый. Фәридә ханым еллар дәвамына сузылган нужаларын халык депутаты Ирек Салиховка сөйләп бирде. Биредә әйтелгән сүзләрнең барысын да карандашка алдылар. “Халык белән күзгә-күз очрашу, нигездә, без – депутатлар өчен кирәк. Алар безнең күзне ачарга ярдәм итә, дип – әйтте депутат".