Авыл хезмәтчәннәре шәһәр халкына үз куллары белән җитештергән азык-төлекне рәхәтләнеп сата. Көзге ярминкәләрне ике атнага бер тапкыр оештыралар. Чираттагысы бу атнада булыр дип көтелә. Сәүдә итү өчен авыл хезмәтчәннәренә ике мәйданчыкта урын биргәннәр: Үзәк мәйданда һәм Чайковский урамының 6нчы йорты каршында.