Бөгелмәдә җәяүлеләр кичү урыннары барлыкка киләчәк

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Шәһәр хакимияте бинасында Бөгелмә районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмит итү буенча утырыш узды. Быел безнең шәһәр юлларында иминлек һәм культураны саклауга юнәлдерелгән төрле чаралар оештырылды: чокыр ремонты ясадылар, үзәк урамнарда тоташ асфальт түшәделәр, чикләү билгеләре куйдылар, урам чатларына заманча светофор урнаштырдылар. Шулай булуга карамастан безнең районда агымдагы елның тугыз ае эчендә 77 юл транспорт хәләкәте теркәлгән, 105 кеше зыян күргән.

2015 елда №9, №10, №6, №11 мәктәпләр һәм №19 балалар бакчасы янында җәяүлеләр кичү урыннары ясадылар. 2016 елда Депо һәм Орджоникидзе урамнарнда тротуар салырга җыеналар. Кызыл Армия һәм Путейская урамнарында  “зебра” һәм ясалма калкулыклар, Ломоносов урамында  җәяүлеләр кичү урыны барлыкка киләчәк. Элемтәчеләр һәм Клуб урамнарында юлларны төзекләндерергә җыеналар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International