Иртәгә Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы фаразлана. Явым-төшем, көчле җил һәм буран булуы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, бу чорда республикада явым-төшем, шулай ук буран булуы көтелә, күз күреме 1000 метр һәм аннан да кимрәк булачак. Бөгелмәдә шулай ук карлы-буран, төньяк-көнчыгыштан һәм төньяк-көнбатыштан 15-20 м/с тизлектә җил. 20 октябрьдә төнлә температура 1 градуска кадәр төшәчәк, көндез исә температура 2 градус җылыдан 3 градуска кадәр салкын булачак.