РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков 26 октябрьдә Бөгелмә районына эш визиты белән килде. Ул иң элек Бөгелмә механика заводының эше белән танышты. Соңыннан Кадет мәктәбендә үткән “Парламент дәресе”ндә катнашты. Ә муниципаль район башлыгы Линар Закиров белән очрашуда депутат район эшчәнлеге турында кызыксынды, Дәүләт Думасының эше турында сөйләде. Аннан соң Виктор Пешков Татар мәдәният үзәге бинасында сайлаучылар белән очрашты, РФ Дәүләт Думасы депутаты алардан кергән һәр сорау игътибарсыз калмаячак дип ышандырды.