Өмет маягы

27 октябрь 2015 ел., сишәмбе

Шәһәребездә яшәү урыны һәм эше-шөгыле булмаган кешеләр (сукбайлар) өчен эшләп килүче “Маяк” социаль адаптация үзәген башка бинага күчерү соравы килеп туды. Әлеге социаль оешма 1914 елда төзелгән тарихи бинада урнашкан һәм аның ныклыгы гасырлар белән тикшерелгән. Биредә ир-егетләр яши. Монда берничә ел элек капиталь ремонт ясаганнар. Әлеге вакытта хатын-кызларның яшәү урынын капиталь төзекләндерергә ниятлиләр. Шәһәр мэры Линар Закиров бирегә килеп, социаль адаптация үзәгенең эше белән танышты, “Маяк”ка килеп эләгүчеләрнең яшәү шартларын карады һәм үзәкне башка бинага күчерергә кирәк түгел, дигән фикердә калды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International