Мәктәп директорлары һәм балалар бакчасы мөдерләре бергә җыелып, балалар арасында туберкулез авыруын кисәтү чаралары турында сөйләштеләр. 100 мең халкы булган шәһәрләр арасында Бөгелмәдә 2014 елда туберкулез белән 61 кеше авырган. Инфекция чыганагы булып туберкулез микобактерияләрен яисә Кох таякчыгын бүлеп чыгаручы авыру кеше яисә хайван тора. Күпчелек очракта туберкулез һава юлы белән иярә, мәсәлән, сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә, шулай ук микобактерияләр табылган какырык, төкерек буялган җирләргә тотынганда. Авыртып китәр өчен кешегә әлеге бактерияләр булган һаваны сулау да җитә. Туберкулез белән авырган бер кеше уртача 10-15 кешегә чирен йоктыра. Шуңа да авырган кешегә, аның әйләнә-тирәсендәгеләргә шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү мөһим. Шуны онытмаска кирәк: туберкулезны ияртү аның белән авыру дигән сүз түгел. Инфекция эләктергән кешеләрнең 5-15 проценты гына чирләп китә, калганнары стериль булмаган иммунитет эшләп чыгара. Табиблар ике төрле профилактика чарасын күрүне кулай күрә: үзенчәлекле һәм гадәти алымнар. Үзенчәлеклеләргә туберкулезга каршы прививка (БЦЖ-М вакцинасы бала тудыру йортында бала туып, 3-4 көн үткәч ясала) һәм 7 яшьтә янәдән вакцинация үткәрү керә. Моңа кадәр бала туберкулез белән авырмыймы икәнен тикшерәләр, ягъни Манту реакциясен карыйлар. Ә гадәти алымнар –сәламәт тормыш рәвеше алып бару, вакытында һәм дөрес туклану.