Алдагы кышның нинди буласын ничек кенә фаразласалар да, көчле салкыннарсыз һәм карлы-бураннарсыз булмас инде ул. Соңгы еллардагы метеорологик күзәтүләргә караганда да, кыш айларының карга бик бай булуы мәгълүм. Ноябрь аеның соңгы ике көне моңа дәлил: буранлап-буранлап кар ява. Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре юлларны кышкы чорда тиешле дәрәҗәдә тоту һәм кышкы юлларда автотранспорт хәрәкәт итүгә өзеклекләр тудырмау максатыннан зур чаралар күрә башлады.
Кыш айларында “Дорремстрой” җәмгыяте паркындагы техника “сугышчан” әзерлектә тора. Нинди генә көчле бураннар булуга карамастан, юллар һәрчак ачык булыр, дип белдерә юлчылар. 15 берәмлек техника бригадаларга бүленгән һәм алар ике сменада эшли. Боз белән капланган юллар да нинди генә фаҗигалар, аварияләр китереп чыгармый. Шуңа күрә юл хуҗалыгы оешмасында елдагыча тоз- ком катнашмасын да җитәрлек күләмдә әзерләп куйганнар – 2,5 мең тонна.