Мәк һәм киндер күрсәң, хәбәр ит...

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

“Мәк” операциясенең максаты – законсыз рәвештә мәк һәм киндер үстерелә торган урыннарны ачыклау, әлеге эш белән шөгыльләнүче затларны кулга алу. Составында наркотик матдә булган үсемлекләрнең кыргый шартларда күпләп үсә торган урыннарын ачыклап, аларны юкка чыгару – шулай ук аеруча мөһим бурычлар рәтендә карала.

Әлеге чара Татарстанда наркотиклар белән көрәш эшчәнлегендә бик зур роль уйный. Мәсәлән, 2014 ел нәтиҗәләрен генә алыйк. Узган ел “Мәк” операциясе барышында хокук сакчылары кыргый шартларда үсә торган, составында наркотик матдә булган үсемлекләрнең 70 чыганагын юкка чыгарган. Аларның гомуми авырлыгы 25 тонна (!) тәшкил иткән. Законсыз әйләнештән 170 килограмм наркотик матдә алынган. Аларның күбесе – марихуана һәм гашиш, дип ассызыклыйлар Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсендә.

Шунысы мөһим: составында наркотик матдә булган үсемлекләргә каршы көрәшне, беренче чиратта, нәкъ менә авыл җирлекләрендә җәелдерү таләп ителә. Ник дигәндә, мәк һәм киндер болын һәм кырларда гына түгел, ә бакчада да үсәргә мөмкин. Кайберәүләр җиңел генә табыш алу максатыннан әфьюнле үсемлекләрне үзләре үстерсә, мәк һәм киндер орлыкларын кеше бакчасына чәчеп китү очраклары да булырга мөмкин.

Ә йорт яны территориясендә мәк һәм киндер үсеп тә, аларга игътибар итмәгән, әлеге үсемлекләрне юкка чыгару чарасын күрмәгән гади халыкны нинди җәза көтә соң? Кагыйдә буларак, районнарда мәк һәм киндер белән бәйле вәзгыятьне район башлыклары контрольдә тота. Бу эштә җирле үзидарә башлыклары, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм фермер хуҗалыклары да актив катнашырга тиеш.

Халыктан исә үз каралты-курасына аеруча игътибарлы булу сорала. Әгәр дә киндер һәм мәк үсеп утырганын күрәсез икән, аларны тиз арада юк итәргә кирәк. Югыйсә, Наркотикларга каршы көрәш идарәсе вәкилләре килеп, язма рәвештә үсемлекләрне юкка чыгаруны таләп итәргә мөмкин. Алар 10 көн эчендә юк ителмәсә, әлеге кешеләрне 300 мең сумга кадәр административ штраф көтә. Киндер һәм мәкнең күләменә карап, кайберәүләрне ирекләреннән дә мәхрүм итәргә мөмкиннәр.


Әлеге телефон номерларын укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез:

Татарстанның наркотикларга каршы көрәш идарәсе - (843) 273-43-45;
Әлмәт – (8553) 45-26-94;
Бөгелмә – (85594) 4-22-50;
Алабуга – (85557) 3-97-70;
Яшел Үзән – (84371) 555-00;
Чаллы – (8552) 56-29-50;
Түбән Кама – (8555) 39-17-69.

 

http://intertat.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International