Авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышыннан бөгелмәлеләр призлы урыннар белән кайтты

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Башкалабыз Казанда олимпияда чемпионы А.П.Курынов истәлегенә авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышы булып узды. Анда Татарстан һәм Россия төбәкләреннән 160ка якын спортчы катнашты.  Бөгелмә данын “Юность” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады. Никита Фадеев, Илшат Рәүпов һәм Владимир Сафронов “алтын"га ия булдылар. “Көмеш” Кирилл Крюков, Айнур Галәүтдинов, Вадим Воробьев, Дмитрий Демин һәм Данил Антонов кулында. “Бронза”ны Никита Севрюков, Артур Талипов, Всеволод  Шабыров, Артем Сименов, Денис Михайлов, Илнур Рәүпов һәм Владимир Сергеевка бирделәр.

Егетләрне ярышка Илдус Зыятдинов, Владимир Ермолаев, Николай Мальцев һәм Илһам Шәйхетдинов әзерләделәр.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International