“Бөгелмә үзәк район хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы Владимир Гуров бөгелмәлеләр белән очрашып, аларның балалар хастаханәсе һәм шәһәр поликлиникасының эше турында фикерләрен тыңлады. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмады. Мондый очрашулар киләчәктә дә дәвам итәчәк.