Җомга 13е!

2015 елның 13 ноябре, җомга

Бу елда өченче җомга 13енә туры килә. Бу турыда имеш-мимешләр буа буарлык. Баксаң, гомер бакый бәхетсез булып саналган 13 саны, киресенчә, бәхетне өеп бирә икән.
Җомга 13енә аерым игътибар барлыкка килүен Тамплиер ордены рыцарьларының кулга алынуы белән бәйлиләр. Чыннан да, король Фи­липп IV күркәм әмере белән 1307нче елның 13нче октябрендә, җомга көнне рыцарьлар кулга алына. Әлеге фикер Рим Папасы башына килгән: имеш, аның төшенә Гайсә кергән дә барлык тамплиерларны кырып бетерергә куш­кан…
Тарих-тарих белән, ә бүгенге көндә җомга 13е нинди мәгънәгә ия? Ул көн килеп җитсә, бәла-каза булмасын дип тәүлек буе кул кушырып тик кенә утырыргамы инде?

http://musulman.su

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International