2015 елның 15 ноябрь көнендә су, сазлык-болын һәм кыр киек кошларына ау чоры тәмамлана.Бу хакта Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә.
Татарстанда 90га якын аучылык хуҗалыгы, 6 аучылык заказнигы һәм 25ләп гомум кулланыштагы аучылык урманнары исәпләнә. Бөтен сунарчылар да аучылык җәмгыятьләрендә тора. Республикада алар өчәү – Хәрби аучылар җәмгыяте, “Динамо” җәмгыяте һәм иң зурысы – 20 мең сунарчыны берләштергән һәм 31 аучылык хуҗалыгын биләгән “Татарстанның аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте” төбәк иҗтимагый оешмасы. Әлеге иҗтимагый оешманың аучылык белгече Владимир Крылов сүзләренчә, “Татарстанның аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте” – Россиядә иң күптәнге һәм эре җәмгыятьләрдән санала. Аңа 1945 елда нигез салынган. Владимир Крылов безнең төбәктә революциягә кадәр үк аучылар җәмгыяте төзелгәнен әйтә. Ул чакта ук җирле халык браконьерлыкка чик куеп, дөрес аучылык кагыйдәләренә нигез салган. Заманча аучылар җәмгыяте дә үзенең эшчәнлеген корганда шуларга таяна.
Аучылык белән шөгыльләнү өчен
- ау билеты,
- ау коралына рөхсәт,
- ау сезоннарында сунарга чыгу өчен аучылык хуҗалыкларының рөхсәт кәгазьләре кирәк.
Ә гомум кулланыштагы аучылык урманнарында аулау өчен рөхсәт кәгазен Татарстанның Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе бирә.