Прогресс авыл мәдәният йорты кабат җиңү яулады

2015 елның 13 ноябре, җомга

Балалар һәм яшүсмерләр арасында уза торган “Иделкәем” смотр-конкурсының зона турлары төгәлләнде һәм Казанның С. Галиев исемендәге мәдәният йортында конкурсның йомгаклау туры узды. Анда Татарстанның барлык районнарыннан балалар һәм яшүсмерләр һәвәскәр театр һәм курчак театры төркемнәре катнашты. Бөгелмә данын Прогресс авыл мәдәният йортының  “Овации” театр коллективы яклады. Аларның уен осталыгын  мәртәбәле жюри югары бәяләде һәм I дәрәҗәдәге лауреат исемен бирде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International