Бүген – Халыкара ак кул таягы көне. Тик ул бәйрәм түгел, җәмгыяткә яныбызда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең дә булуы хакында искә төшерү билгесе. Шуны күздә тотып, бүген Бөгелмә Яшь гвардиячеләре “Хөрмәтле юл хәрәкәте” шәһәр акциясен үткәрде. Алар Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге әгъзалары белән берлектә тагын бер тапкыр машина йөртүчеләргә сукыр җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итүгә кагылышлы юл хәрәкәте кагыйдәләрен исләренә төшерде. Инвалидларның юлның машиналар йөри торган өлешеннән аркылы чыкканда өстенлеккә хокуклары бар. Транспорт чаралары белән идарә итүчеләрнең күбесе әлеге таләпкә игътибар итмиләр, кайберләре бу турыда белми дә, әмма бу аларны акламый. Шуңа да акциядә катнашучылар М.Җәлил һәм Г.Гафиятуллин урамнары кисешкән урыннан узучы автомашина хуҗаларын бу турыда кисәтергә булдылар. Сукыр җәяүлегә машиналар хәрәкәте көчле булган урында җайлашуы кыен. Яшь гвардиячеләр үзләре дә аларның кайберләренә юлны аркылы чыгарга ярдәм иттеләр. Алар туктаган автомашина хуҗаларына махсус белдерү кыягазлары тапшырдылар һәм хәерле юл теләп калдылар.