Александр Красных – икеләтә Россия Чемпионы

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Казанда йөзү буенча Россия Чемпионаты тәмамланды. Бу спорт ярышында Бөгелмә егете Александр Красных катнашты. Ул үзен 200 һәм 400 метрга ирекле стильдә йөзүдә иң җитезе дип танытты. Эстафетаның соңгы этабында Александр Татарстан командасын бишенче урыннан өченчегә чыгара. Исегезгә төшерәбез, Александр Красныхның тренеры Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре С.В. Кузнецов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International