Татарстанда 16 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!” Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясе бара. 16 ноябрьдән башлап (843) 274-31-03, 274-30-30 һәм 273-43-45 телефоннары буенча республикада яшәүчеләрдән хәбәрләр алыначак. Берәүгә дә сер түгел, бары тик наркоконтроль белән гади халыкның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә генә әлеге куркыныч хәлне җиңәргә мөмкин. Еш кына катлаулы шартларда кешеләр кая һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә, үзен борчыган сорауны кемгә бирергә һәм булган хәбәрләрне кем белән уртаклашырга икәнен белмиләр. Ел саен нәкъ менә шул максаттан наркоконтроль идарәсе “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит” акциясен уздыра. Аның төп максаты халыкның игътибарын наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнеше проблемаларына җәлеп итү.