Дәүләт хезмәтләре порталы акчаны янга калдыра

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстанда 222 төр хезмәт электрон формада күрсәтелә. Халык кулындагы пластик карталар саны арта барган саен, түләүләрне интернет аша башкаручылар да күбәя. Бүгенге көндә республикабызда яшәүчеләрнең 33-35 проценты шундый мөмкинлекләргә ия. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының популярлыгы артканнан-арта бара. Өйдән чыкмыйча гына төрле социаль мөһим хезмәтләрдән файдалану, шактый гына вакытны һәм көчне янга калдырырга мөмкинлек бирә. Бу тиз дә, уңайлы да, ә күптән түгел кесә өчен дә отышлы була башлады. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов карары белән электрон форматта күрсәтелгән хезмәтләрне халык арасында тагын да популярлаштыру өчен порталда түләүләрне комиссиясез башкару турында карар кабул ителде. Бүгенге көндә татарстанлылар арасында аеруча популяр булган торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләрен түләү өчен җыем, барлык банк карталары белән эш итүчеләр өчен юк ителде. Әмма комиссиясез түләү өчен сезгә хезмәт күрсәткән компания “АК БАРС” банкы белән килешү төзегән булырга тиеш. “Ак БАРС” карталары белән эш итүчеләр исә, гомумән, барлык төр хезмәтләрне өстәмә җыемнарсыз башкара ала. Шулай ук күптән түгел, Дәүләт хезмәтләре порталында виртуаль карта ясату мөмкинлеге дә тудырылды. Үзеңнен банк картасыннан 5 мең сумнан алып бу картага акча күчергән очракта комиссия алынмый. Шулай ук аны “АК БАРС” банк бүлекчәләрендә тулыландырырга була. Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлү бик җиңел. Моның өчен берничә минут җитә. Шуннан соң шәхси кабинетыңда үзең турындагы мәгълүматны тутырып, барлык кирәкле хезмәтләрдән файдаланып була. Бүгенге көндә министр иң популяр хезмәт төрләре дип табибка кабул итүгә язылу, баланы балалар бакчасына чиратка бастыру, чират күчешен күзәтү, торак-коммуналь хезмәтләр, интернет, телефон, телевидение өчен түләү, юл иминлеге бозган өчен килгән штрафларны түләүне атап китте. Электрон хезмәтләргә ихтыяҗ арта баруны саннар да ачык чагылдыра. 2015 елның беренче яртыеллыгында 25 миллионга якын мондый хезмәт төре күрсәтелгән. Бу узган елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда 76 процентка күбрәк. Шәхси кабинетлар исәбе 33 процентка артып, 1,38 миллионга җиткән. Портал аша башкарылган түләүләр суммасы агымдагы елның 6 аенда 2,4 миллиард сум булган. Интернетта үзенең банк картасы мәгълүматларын кертүдән бераз шүрләүчеләрне Роман Шәйхетдинов тынычландырды. Татарстан Дәүләт порталы бик яхшы куркынычсызлык системасына ия. Банк картасы мәгълүматлары серверда сакланмый. Электрон түләүләр башкарылганда 3D Secure системасы кулланыла – ул пароль кертүне таләп итә. Пароль исә теркәлгән кулланучының телефонына SMS булып килә.

http://intertat.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International