“Кояштай балкый” – Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең кардиология бүлегендә эшләүче яңа табиб турында пациентлар әнә шулай дип әйтә. Габбасова Айсаула Абдулла кызы тумышы белән Казахстаннан. Актюбә медицина институтын тәмамлап, ул озак еллар Урал якларында авыл картларын, яшьләрен дәвалый. Аннары Саратов, Самара өлкәләрендә эшли. Айсаула Габбасованың ире дә табиб – педиатр. Быел җәен ул гаиләсе белән Бөгелмә шәһәренә күченә. Аны биш куллап үзәк район хастаханәсенә, ә ирен шәһәр поликлиникасына эшкә алалар.