Көйсез һава торышы сатучыларны да, сатып алучыларны да куркытмады. Авыл хуҗалыгы ярминкәсе гадәттәгечә гөрләп үтте. Тик бу юлы бөгелмәлеләр яшелчәгә түгел, ә иткә өстенлек бирде. Шулай итеп авыл хезмәтчәннәре 2 миллион 287 мең сумга товар сатты. Һава торышы үзгәрү сәбәпле, авыл хуҗалыгы ярминкәләрен вакытлыча туктатып торачаклар. Әмма озакка түгел, Яңа ел бәйрәме алдыннан Үзәк мәйданда янә ярминкәләр гөрләр!