Бурычлылар белән көрәш

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Халыктан торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны җыю һәрвакыт проблема булып кала. Әлегә кадәр бурычлары булганнарга лояль мөнәсәбәттә кала килделәр. Бурычлыларның булуларына һәм бетмәүләренә нәкъ әнә шул йогынты ясагандыр да, күрәсең.Бу күренеш белән көрәшү юллары турында “ТКХ Департаменты” нда сөйләштеләр. Бу юлы коммуналь хезмәтләр алдында 55 меңнән алып 215 мең сумга кадәр бурычы булган 6 адресны карадылар. Бурычлар, нигездә, хезмәт хакын вакытында бирмәү, дәүләт ярдәмен ала алмау сәбәпле җыела. Андыйларга бурычларны каплау максаты белән идарәче компанияләр эш тәкъдим итә: подъезд идәннәрен юу, ишек алларын кардан чистарту һ.б. Кем дә кем мондый шарлар белән килешми икән, андый бурычлыларны судка бирәчәкләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International