Бөгелмә – тарихи шәһәр. Аның йөзен саклап калу мөһим. Тик кайбер эшмәкәрләр үз кибетләренә реклама ясау максатыннан, йортларның фасадын ямьсезли. Моны кичектерү максатыннан административ-техник инспекция белгечләре җитди тикшерү башлады. Шәһәрнең нәкъ үзәгендә архитиктура талапләре бозылган бер кибет. Тышкы рекламаны Бөгелмәнең архитиктура бүлеге белән расламаганнар. Административ-техник инспекция хезмәткәрләре кибет хуҗасына карата протокол төзеделәр һәм администрациянең 120 кабинетына чакыру кыягазы тапшырдылар. Административ-техник инспекия бүлеге шәһәрнең архитектура бүлеге белән бергә эшли. Алар кибет, сәүдә үзәге директорларына махсус хатлар әзерләгән. Анда йорт фасадларында тышкы рекламу урнаштыру таләпләре һәм кагыйдәләре язылган. Белгечләр кисәтә, сәүдә үзәкләренең паспортларын тәртипкә китерү мөһим. Югыйсә инспекторлар кибет хуҗаларына штраф салырга мәҗбүр булачак.