Дзюдо белән шөгыльләнүчеләрнең яңа уңышлары

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Чистайда дзюдо буенча 2002-2003 елларда туган яшьләр арасында  III балалар республика турниры булып үтте. Ярышта 200гә якын яшь спортчы катнашты. “Юность” спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ярышта уңышлы чыгыш ясады. Әмир Абдуллин 60кг кадәр авырлык категориясендә “алтын”ны яулады, ә Дмитрий Буравов 73кг кадәр авырлык категориясендә “бронза”га ия булды. Егетләрне ярышка Т.Нуждина һәм П.Усачев әзерләде.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International