Карабаш бистәсендә тантаналы рәвештә велоспорт мәктәбен ачтылар. Ул “Нефтьче” спорт комплексы базасында урнашкан. Балаларның күптәнге хыялын нефтьчеләр тормышка ашырырга ярдәм итте. Алар “Нефтьче” спорт комплексы директорына велоспорт мәктәбеннән һәм өр-яңа “Мерседес”, “Ларгус” автомобильләреннән ачкычлар тапшырдылар.