Циолковский урамында торгызылучы 50 фатирлы йортның төзелеш барышы белән шәһәр мэры Л.Закиров танышты. 2016 елның август аенда торакны гамәлгә кертергә ниятлиләр. Биредә 20 Бөек Ватан сугышы ветеранына фатир бирәчәкләр. Шулай ук социаль ипотека программасы буенча торакка чират торучыларга яңа фатирлардан ачкычлар тапшырачаклар. Йортны “Стройсервис” ҖЧҖ торгыза.