Бөгелмәдә “Кан басымыңны үлчә” дигән акция узды

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Бөгелмә үзәк хастаханәсендә, йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен “Кан басымыңны үлчә” дигән акция  узды. 
Бөгелмә шәһәренең  Һади Атласи исемендәге 14 нче гимназиядә ата-аналар җыелышы вакытында  22 кешене тикшерделәр. Дүрт кешенең артериаль кан басымы югары булу ачыклаган. Табиблар аларга беренче ярдәм күрсәтеп, аларның үзләренең участок табибларына дәвалау билгеләү өчен мөрәҗәгать итәргә куштылар. Барлык тикшерү күрсәткечләрен яшәү урыны буенча участок табибларына тапшырдылар.

Бөгелмә авазы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International