Бөгелмә муниципаль районы иреклеләр үсеше координация үзәге әгъзалары төзелеш-техник көллиятенең икенче курс студентларына коррупция һәм аңа каршы көрәш алымнары турында сөйләделәр. Коррупция кайчан һәм ни сәбәпле килеп чыгуын, Россия икътисадының үсешенә киртә булуын ачыкладылар. Яшерен-батырын түгел, коррупция югары һәм һөнәри белем бирү йортларында колач җәя. Шуның өчен студентларга ришвәт турында белү мөһим, чөнкиуку йортларында коррупция белән көрәшү әле шактый аксый. Берәүләр аны кирәксенми, икенчеләр мәгънәсез дип саный, ә үзләре һаман акча төртергә омтыла. Россиялеләргә бу юнәлештә эшлисе дә эшлисе әле...