Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 16 меңнән артык укучы йомгаклау иншасы язачак

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

2 декабрь көнне Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 16 меңнән артык укучы БДИга кертелү өчен йомгаклау иншасы язачак. Физик мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид-балалар өчен инша изложение белән алмаштырыла ала. Татарстанда йомгаклау изложениесен язуга 429 чыгаралыш теркәлгән.Укучыларга иҗат эше өчен 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга – 1,5 сәгатькә күбрәк. Катнашучыга үзе белән кара төстәге каләм, шәхесне раслый торган документ, катнашучы өчен күрсәтмәләр, кирәк булган очракта – дару һәм ризык алып керү рөхсәт ителә. Орфографик сүзлекләрне мәктәп комиссиясе әгъзалары бирәчәк. Имтихан вакытында телефон һәм смартфон, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар, язмалардан, үзләре алып килгән сүзлекләрдән файдаланырга, кабинетлардан инша темаларын алып чыгарга, бланк һәм темаларны фотосурәткә төшерергә ярамый. Укучылар иншаны бирелгән акка кара белән язылган теркәү бланкларында һәм А4 форматындагы язма бланкларында язачак. Теләгән вакытта, йомгаклау иншасын нәтиҗәсен вузларга кергән вакытта күрсәтү өчен, мәктәпләрне алдагы елларда тәмамлаучылар да яза ала. Инша нәтиҗәсе “зачет” яки “незачет” булачак. “Незачет” булган очракта иншаны 2016 елның 3 февралендә һәм 6 маенда яңадан язып булачак. Йомгаклау иншасының тематик юнәлешләре билгеле: “Вакыт”, “Йорт”, “Мәхәббәт”, “Юл” һәм “Әдәбият елы”.

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International