Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең хәерлерәк, дип әйтә халык. Шуны күздә тотып, “Бәләкәч” балалар бакчасының ата-аналары бакчада туклануны оештыру тәртибе белән таныштылар. Иң элек өлкән шәфкать туташы аларны ун көнлек меню белән таныштырды. Соңыннан азык-төлекне кабул итү таләпләре турында сөйләде һәм нинди шартларда саклануын күрсәтте. “Бәләкәч” балалар бакчасының пешекчеләре ата-аналарга ризык әзерләү серләрен ачты һәм авыз итеп карарга тәкъдим итте.