Халыкны ишетергә телиләр

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

26 ноябрь көнне “Единая Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлегенең Бөгелмә бүлекчәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов бөгелмәлеләрне кабул итте. Аның белән очрашуга 7 кеше килде. Һәркайсы үз соравы белән депутатка мөрәҗәгать итте. Аларны нигездә торак-коммуналь өлкәсендә бәяләр, күрсәтелә торган хезмәтләр өчен түләү бәяләренең ни дәрәҗәдә тәңгәллеге, тарифлар формалаштыру мәсьәләләре борчыды. Дүрт сугышчы-интернационалист әфганчыларга җир участоклары бирү мәсьәләсен күтәреп чыкты. 

Исегезгә төшерәбез, 1 декабрь көнне Бердәм Россия партиясенең туган көне уңаеннан Бердәм кабул итү көне узачак.  Бу көнне ТР Дәүләт Советы депутатлары, Бөгелмә шәһәренең мэры Линар Закиров, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлек рәисе, район һәм шәһәр депутатлары җәмәгатьчелекне кабул итәчәк. Кабул итү вакыты һәм белешмә өчен телефоннар Бөгелмә муниципаль районының порталында язылачак.    

http://bugulma.tatar.ru/rus/index.htm/news/502290.htm,  в «Бугульминской газете» и «Бугульма авазы».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International