40 миллион сум акча. Пенсия фондына Бөгелмә районы шәхси эшмәкәрләрнең нәкъ шуның кадәр бурычы җыелган. Алар иминият взносларын түләмиләр. Ә бит бу түләүләрдән пенсияня формалаша.
Финанс яктан авыр чорда шәхси эшмәкәрләргә җиңел түгел. Күбесе бизнестан чыгуны кулай күрә, күбесе өчен бу табыш китерүче бердән-бер чыганак. 700 шәхси эшмәкәрнең Пенсия фондына бик зур бурычы җыелган: 40 миллион сум акча – бу иминият взнослары. Мәҗбүри пенсия буенча иминият взнослары күләме түләүченең керемнәре зурлыгына бәйле. Нинди суммада акча түләргә кирәклеген салым органнары билгели, ягъни шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлектән алган керемнәре турында Пенсия фондына тапшырылган мәгълүматларыннан чыгып исәплиләр. Шәхси эшмәкәрләрне иминият взнозларын түләүдән азат итәргә дә мөмкиннәр: яшь ярымга кадәр бала караучыларны, инвалид-бала тәрбияләүчеләрне, беренче группа инвалидларын, 80яше тулган эшмәкәрләрне һәм армиядә хезмәт итүчеләрне. Тик шәхси эшмәкәрләр бу хакта Пенсия фондына хәбәр итәргә бурычлы.