Сәламәтлек турында сөйләшер өчен Бөгелмә тегү фабрикасында эш берничә сәгатькә туктатылды. “Бөгелмә үзәк район хастаханәсе”нең баш табибы биредә эшләүче хатын-кызларга сәламәт туклану һәм актив ял, бер сүз белән, сәламәт яшәү рәвеше турында искә төшерде. Үз чыгышында В.Гуров сәламәтлек турында һәр көн уйларга кирәк, дип ассызыклап үтте. Сәламәтлек өчен көн саен җиде сәгать йокы булырга тиеш. Кан басымы проблемасы булса, аны көн саен үлчәү мәҗбүри. Күбрәк җиләк-җимеш, яшелчәләр ашарга кирәк. Дөрес туклану кайбер көннәрдә генә түгел, һәр көнне булырга тиеш. Спорт белән шөгыльләнү кешене физик яктан ныгыта, шуның өчен ул берничә көнлек мавыгу гына булмасын иде, дип үзәк район хастаханәсенең баш табибы чыгышын тәмамлады.