Казанда муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярыш узды. Бөгелмәнең җыелма командасы матчның беренче минутларында үзен тулысынча ачып бирә алмады, шул рәвешле аларны Түбән Кама командасы 0:2 исәбе белән җиңде. Соңыннан исә бөгелмәлеләр уенны үз кулларына алды һәм Буа, Алабуга командаларын җиңделәр. Шулай да спартакиаданың чемпионнары исеменә Казанлылар ия булды, икенче урында Түбән Кама, өченче урында Әлмәт, дүртенче урында Яр Чаллы һәм бишенче урында Бөгелмә командасы урын алды.