“Эшлекле дүшәмбе”дә булган вакыйгаларга йомгак ясап, үтеп киткән атнаның иң мөһим вакыйгаларына тукталдылар. Шәһәргә көтеп алган “Бизнес-десант”ы килеп төште. Әлеге семинар эшендә үз эшен ачырга теләгән эшмәкәрләр катнашты. Казаннан килгән белгечләр аларга әзер бизнес-проектлар тәкъдим итте.
26 ноябрь көнне “Единая Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлегенең Бөгелмә бүлекчәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов бөгелмәлеләрне кабул итте. Аның белән очрашуга 7 кеше килде. Һәркайсы үз соравы белән депутатка мөрәҗәгать итте. Аларны нигездә торак-коммуналь өлкәсендә бәяләр, күрсәтелә торган хезмәтләр өчен түләү бәяләренең ни дәрәҗәдә тәңгәллеге, тарифлар формалаштыру мәсьәләләре борчыды.
1 декабрь көнне Бердәм Россия партиясенең туган көне уңаеннан Бердәм кабул итү көне узачак. Бу көнне ТР Дәүләт Советы депутатлары, Бөгелмә шәһәренең мэры Линар Закиров, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлек рәисе, район һәм шәһәр депутатлары җәмәгатьчелекне кабул итәчәк. Кабул итү вакыты һәм белешмә өчен телефоннар Бөгелмә муниципаль районының порталында язылган.