Район һәм шәһәрдәге авыл хуҗалыгы объектларын исәпкә алачаклар

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Киләсе ел җәй район һәм шәһәрдәге авыл хуҗалыгы объектларын исәпкә алачаклар. Бу хакта бүген “Эшлекле дүшәмбе”дә дәүләт статистикасының Бөгелмә бүлеге начальнигы Салих Габдрахимов хәбәр итте. Бу эш бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясе кысаларында узачак.  Исәпкә алу кампаниясе 2016 елның 1 июленнән 15 августкача дәвам итеп, авыл хуҗалыгы буенча кулланылучы объектлар турында мәгълүмат тупланачак. Исәпкә алынучы объектлар исемлеге төзелгән инде. Аңа фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалык алып баручылар, шәһәрдәге кайбер шәхси йортлар, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре керә. Исәпкә алуда катнашучылар анкета сорауларына җавап бирергә тиеш булачаклар, анда җир участогы, анда җитештерелә торган продукция, агач-куаклар, техникалар, терлекләр, кредит алу-алмау, заманча алымнар куллану кебек сораулар булачак.Үткән исәпкә алудан аермалы буларак, монысында мәгълүматлар кәгазьгә түгел, ә электрон формада тупланачак икән, ягъни исәпкә алучылар планшет тотып йөриячәк. Исәпкә алу нәтиҗәсе буенча авыл хуҗалыгының реаль хәле ачыкланып, киләчәктә үсеш юллары билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International