“Могҗиза көткән чак” конкурсының җиңүчесе

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

Әниләр көне уңаеннан Бөгелмәдә беренче тапкыр гадәти булмаган конкурс үтте. Жюри әгъзалары бу юлы  параметрлары 90х130х90 булган хатын-кызларның матурлыгын бәяләде. Булачак әниләрне куәтләргә дип, сәнгать мәктәбенең тантана залына аларның туганнары җыелды. Конкурсны мәдәният идарәсе “Бөгелмә үзәк район хас­таханәсе”  дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе белән берлектә үткәрде. Жюри әгъзасы, “Бөгелмә үзәк район хастаханәсе”нең баш табибы В.Гуров барлык әниләрне бәйрәм белән тәбрикләде һәм бәйгедә катнашучыларга ана бәхетенә күмелеп яшәргә насыйп булсын дип, аларга уңышлар теләде. Конкурста 7 хатын-кыз катнашты. Аларның хәлен бәйге дәвамында табиблар күзәтеп торды. Мәртәбәле жюри беренче урынны Ландыш Хәсәновага бирде. Бәйгедә катнашучыларның барысына да Бөгелмә бала тудыру йортынан сертификатлар тапшырдылар.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International