Бүген, 1 декабрьдә, “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлеге халыкны Бердәм кабул итү көнен уздырды. Беренчеләрдән булып бөгелмәлеләрне сәяси совет сәркатибе, шәһәр мэры Линар Закиров кабул итте. Клуб урамының 8нче йортында яшәүчеләр бу очрашуны зарыгып көткән. Алар тузган торак мәсьәләсен чишәргә тели. 12 фатирлы йортның 77 еллык тарихы бар. Үз вакытында йорт нык булган, хәзер инде таушалган. 6нчы санлы идарәче компания җитәкчесе торакны капиталь ремонт программасына кертергә вәгъдә итә. Һәм шулай һәр ел. Тик Клуб урамының 8нче йорты 2016 ел программасына да кермәгән. “Сез безнең бердән-бер өметебез”, - дип биредә яшәүчеләр шәһәр мэрына мөрәҗәгать итте. Линар Закиров йортны шәхсән килеп карарга һәм киләчәктә чаралар күрүен әйтеп, халыкны тынычландырды. Очрашуга килүчеләрнең күбесе тузган торак проблемасын күтәреп чыкты. Шулай ук йорт ишек алларында юлларның начар булуына зарланды. Халык белән шул рәвешле аралашуны Линар Закиров кулай күрә. “Без күрмәгән, ишетмәгән проблемаларга халык күзне ачырга ярдәм итә”,- дип ассызыклап үтте шәһәр мэры.