Әниләр көненә багышлап, Бөгелмә һөнәри-педагогия көллияте студентлары бәйрәм концерты күрсәтте. “Яшь гвардия” активистларының чыгышы залда утырган әниләрне дулкынландырды, аларның күзләре яшьләр белән тулды. Концерт номерларыннан соң әниләргә бүләкләр өләштеләр. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлек җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев “Яшь гвардиячеләр”нең әниләренә рәхмәт хатлары тапшырды һәм мондый балалар тәрбияләгәннәре өчен ихлас рәхмәтен белдерде.