Төрле шартлаткыч, салют һәм петардалар Яңа ел алдыннан хокук сакчылары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләренең чын мәгънәсендә баш бәласенә әверелә. Кагыйдә буларак, бу чорда республикада янгын чыгу ихтималы күпкә арта. Шуның өчен Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырылачак. Быел ул алдагы еллар белән чагыштырганда иртәрәк башланачак – 20 декабрьдә.
Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре башлыкларына әмер нигезендә урыннарда пиротехника әйберләрен саклау һәм сату шартларын тикшерү буенча комиссия булдырырга, кышкы чорда янгын сүндерү гидрантларын, торак пунктларга илтә торган юлларны, подъездлар һәм объектларга, торак йортларга керү юлларын һәм янгын сүндерү өчен тыштан су белән тәэмин итү чыганакларын кар һәм боздан үз вакытында чистарту эшен оештырырга тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы территориясендәге сәүдә (күпләп һәм ваклап сату) предприятиеләре җитәкчеләренә закон тарафыннан билгеләнгән тиешле сертификатлары булмаган пиротехника әйберләрен һәм электр гирляндаларын, шулай ук техник документларында янгын куркынычсызлыгы күрсәткечләре һәм янгын куркынычсызлыгы чаралары күрсәтелмәгән яңа ел уенчыклары һәм ясалма чыршылар сатуны булдырмау буенча чаралар күрергә кушылган.
Пиротехникадан файдалану кагыйдәләре:
1.Беренче чиратта, пиротехник эшләнмәне куллану кагыйдәләрен яхшылап укырга кирәк. Гадәти сыман тоелган шартлаткыч та билгеле бер үзенчәлеккә ия булырга мөмкин.
2.Пиротехник эшләнмәнең филтәсен кул сузымы ераклыгында гына яндырып җибәрергә ярый.
3.Бу тамашаны күзәтүчеләр пиротехник эшләнмәдән 20 метр читтә торырга тиеш.
4.Яндырып җибәрелгән эшләнмәләрне кулда тоту катгый тыела.
5.Янып торучы яки сүнгән пиротехника өстенә иелергә ярамый. Әлеге кагыйдә ни сәбәпледер шартламаган петардаларга да кагыла. Пиротехниканы халыка таба юнәлдерү шулай ук тыела.