“Ветеран” клубы әгъзалары янә үзәк китапханәдә җыелды

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

“Ветеран” клубы әгъзалары чираттагы очрашуда “Гаилә бәхете ачкычлары” темасын ачып бирергә булды. Кич дәвамында алар хатын-кызның гаиләдә тоткан урыны турында сөйләде. Әңгәмә түгәрәк өстәл артында, тәмле чәй эчә-эчә алып барылды. Апалар, әбиләр бу эчемлекне төнәтү серләрен дә ачып бирде. Затлы чәйдә алтынсу – көрән төстәге чәчәк бөреләре күп була. Шул бөреләр чәйне хуш исле, тәмле һәм файдалы итә. Иң югары сыйфатлы чәй, җайдак татарның күн итеге кебек бөрешкән, үгез муены сыман бөдрә, күл өстедәй ялтыравыклы, дымлы җир шикелле сусыл һәм йомшак булырга тиеш. Чәйне һәр милләт халкы яратып эчә. Бу эчемлек каян килеп чыккан соң? Бу сорауга китапханәчеләр җавап бирде.  Бик күп гасырлар элек, Кытай императорына эчү өчен су кайнатканнар. Савытларына чәй куагыннан берничә яфрак төшкән һәм суның төсе караңгыланган. Аннан бик тәмле хуш ис килгәнен тоеп алганнар. Эчеп карагач, гаҗәпкә калганнар. Бу дөньяда беренче мәртәбә чәй эчү булган. Димәк, беренче чәй эчү тантанасы Кытайда барлыкка килгән. Ә башка илләрдә чәй эчәләрме соң? Әйе, эчәләр. Япониядә моның өчен махсус чәй йортлары төзелгән. Ә бездә чәй эчү 1638 елда барлыкка килгән. Монголия ханы рус илчесе Василий Старков аша рус патшасына бүләк итеп тартмалар белән чәй җибәргән. Рус патшасына чәй бик ошаган. Аны башта дару кебек кенә кулланганнар.  XIX гасырның уртасына кадәр чәй бары тик Кытайда гына үскән. Аны үстерү серләрен кытайлылар яшереп саклаган. Соңрак чәй куакларын җылы яктагы башка илләрдә дә үстерә башлаганнар. Чәй плантацияләрендә биеклеге 1 метрдан артык булмаган куаклар ел дәвамында яшел булып утыралар. Куакның бары тик очыннан гына яшь нәфис яфракларны җыялар. Аннан бу яфракларны киптерәләр, махсус машиналарда аларны бөтерәләр һәм тагын киптерәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International